Народные жемчужины. Халык җәүһәрләре. Гала-концерт

30 марта, в 19:00
1000 - 1800 руб.
6+
5
безопасная покупка

Зур сәхнә, яңа "җәүһәрләрне" каршы ал!

"Халык җәүһәрләре" милли-мәдәни фестиваль-конкурсы катнашучылары һәм проект йолдызлары сезне елның иң милли гала-концертына чакыра!

Алар - безнең арабызда яшәүче гади кешеләр: укытучылар, инженерлар, табиблар. Һөнәрләре төрле булса да, аларны бер нәрсә берләштерә - җыр-моңга булган сәләт. Гала-концертта йөзләгән катнашучы арасыннан сайлап алынган иң-иң артистлар үзләренең йөрәк җылысын һәм кабатланмас моңын тамашачыга бүләк итәчәкләр.

Бу кичәдә чикләр югалып, Кытай, Үзбәкстан, Казахстан һәм Россия төбәкләреннән килгән татар моңы бер ноктада очрашачак. Сәхнәдә яңа исемнәр һәм сез инде яратып өлгергән артистлар: Гөлнәзирә Талипова, Азат Нургалиев, Рисәнә Мостафина, Резидә Хөсәенова, Равил Гәрәев, Ильмира Заһидуллина, Сәрия Нәбиуллина, Зәлия Гайфуллина, Илһам Яруллин, "Баламишкин" халык гармунчылар фольклор ансамбле, "Мирас" татар халык хоры, "Ак каен" татар халык фольклор ансамбле балкыячак.

Фестиваль тарихында беренче тапкыр эстрадабызның танылган артистлары әти-әниләре белән чыгыш ясаячаклар. Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Сөмбел Заһидуллина һәм аларның сәләтле туганнары бергә сәхнәне гөрләтәчәкләр.

показать на карте

Фото

К сожалению, фотографий нет.

Популярные концертные площадки

Казань, Спартаковская улица, 6
Казань, площадь Свободы, 3
Казань, Чистопольская улица, 42
Казань, Федосеевская улица, 1
Казань, улица Павлюхина, 73
Казань, улица Профессора Нужина, 2
Казань, Чистопольская улица, 46
Казань, Московская улица, 3
Казань, Профсоюзная улица, 22
Казань, улица Пушкина, 29а
Казань, улица Пушкина, 29а
Казань, улица Баумана, 44
Написать комментарий