"Родные люди" - это история из реальной жизни татарской деревни 1950-70-х годов, записанная со слов бабушки режиссера Ильгиза Зайниева. Прототипами героев также стали реальные люди со своими характерами, судьбами и чувствами.
Переплетение судеб, столкновение характеров, любовь и ненависть - все это нашло отражение в новом спектакле. Помимо этого в спектакле отражается сила татарской женщины - ее сила духа, выносливость.
Здесь каждый узнает черты своих близких, живших в суровое послевоенное время, а может быть даже живущих и ныне.
Наша жизнь состоит из глобальных событий, больших научных открытий. Однако, жизнь большинства людей состоит из мелких, локальных событий: из того, как накормить ребенка, чем затопить печку, есть ли крыша над головой. Эти заботы занимают 90% нашего быта, нашей жизни. "Родные люди" - это спектакль о том, как прожить эти 90% времени нашей жизни достойно.
В спектакле задействована практически вся труппа Тинчуринского театра.
Спектакль ведет Ляйсан Валиахметова.
"Туган-тумача" - режиссер Илгиз Зәйниевнең тормыштан алып, әбисе сүзләренә нигезләнеп язылган әсәре. Биредә 1950-1970 нче елларда татар авылында яшәүчеләрнең тормышы күрсәтелә. Геройларның прототиплары да авыр язмышлы, төрле холыклы реаль кешеләр.
Әлеге спектакльдә төрле язмышлар каршылыгы, характерлар бәрелеше, мәхәббәт һәм нәфрәт урын алган. Моннан тыш спектакльдә татар хатын-кызларының рухи көче, физик ныклыгы да чагылыш тапкан.
Монда һәркем сугыштан соңгы кырыс чорда яшәгән, бәлки хәзер дә исән булган якыннарының сыйфатларын күрәчәк.
Безнең тормыш глобаль вакыйгалардан, зур фәнни ачышлардан тора. Ләкин гомеребезнең 90 проценты кечкенә вакыйгалардан үрелгән: балаңны ашатырга акчаң бармы, мичкә ягарга утының бармы, баш өстеңдә түбән бармы һ.б. Бу мәшәкатьләр безнең көнкүрешебезнең, тормышыбызның 90 процентын тәшкил итә. "Туган-тумача" - ул шушы 90 процент вакытны ничек лаеклы итеп яшәү турындагы спектакль.
Спектакльдә Тинчурин театрының барлык артистлары да диярлек катнаша.
Спектакльне Ләйсән Вәлиәхмәтова алып бара.
Спектакльнең премьерасы 2024 елның 18 сентябрендә булды.
Спектакльнең уңышлары:
"Һөнәр" XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале лауреаты (Казан, 2024).
Шәрифә роле өчен Резедә Сәләхова "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә "Тантана" республика театраль премиясенә лаек булды (Казан, 2025).
"Тантана" театр премиясенең "Зур формадагы иң яхшы спектакль" номинациясенең шорт-листына керде (Казан, 2025).
Лилия Мәхмүтова Йолдыз роле белән "Тантана" театраль премиясенең "Иң яхшы эпизодик роль" номинанты (Казан, 2025).
Спектакль - "Нефть-химия шәһәрләре театрлары атналыгы" проектында катнашучы (Түбән Кама, 2025).
"Нәүрүз" Халыкара төрки халыклар театр фестивале катнашучысы (Казан, 2025).
Автор - Илгиз ЗӘЙНИЕВ
Режиссер - Илгиз ЗӘЙНИЕВ
Продолжительность: 2 часа 20 минут
Мелодрама на татарском языке с синхронным переводом на русский