Комедия на татарском языке
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Алай түгел, болай ул" әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмый. Комедия "Аты-исеме кем?", "Аерылабыз, хуш инде!", "Ага сулар", "Айлы кичтә бакчада" дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә - гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.
Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау - һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә.
Несмотря на то, что пьеса выдающегося татарского драматурга Туфана Миннуллина "Это так! Да нет, вот так!" была написана много лет тому назад, она не теряет своей актуальности и по сей день. Комедия состоит из 4 отдельных частей, каждая из которых имеет свой сюжет: "Как зовут тебя?", "Мы разводимся - прощай!", "Проходит время", "Лунным вечером в парке". Однако всех их объединяет одно - тема семейных ценностей.
Эта комедия, где много песен и танцев, пропитана тонким юмором, свойственным Туфану Миннулину. Спектакль рассказывает о таких вечных темах, как человечность, жизнь и любовь. В то же время через смешные и забавные истории напоминает о том, что сохранение целостности семьи - это обязанность каждого ее члена в отдельности.
Фото
К сожалению, фотографий нет, но вы можете их добавить!