Юрий Федоров җитәкчелегендәге Ямми Мьюзик Бәнд музыкаль ансамбле күренекле татар, совет һәм Россия җырчысы, мәдәният эшлеклесе, РСФСРның халык артисты, Татар АССРның халык артисты, Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт-багышлау тәкъдим итә. Чараның максаты - бөек артистка, аның бай мирасына хөрмәт белдерү, иҗатын заманча тере музыка форматында тәкъдим итү.
Концертта мәгърифәтчелек программасы да бар: чыгыш алдыннан җырлар арасында алып баручылар һәм солистлар Илһам Шакировның тормыш юлы, татар музыкаль традициясен саклау һәм үстерүдәге роле, җырларының заманча яңгырашы турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасында "Елның мәдәни вакыйгасы" дип танылган әлеге проект тамашачыга барысы да яратып өлгергән музыкаль әсәрләрне яңа интерпретациядә тәкъдим итә. Концертта халыкара һәм бөтенроссия фестиваль-бәйгеләр лауреатлары Илгиз Шәйхразиев һәм Эльмира Калимуллина катнаша.
Чара тере музыка белән белем бирү элементларын берләштереп, яшьләр арасында милли мәдәни мирасны популярлаштыруны максат итеп куя.
Программада:
"Ак калфак"
"Керфекләрең синең нигә кара"
"Ай, былбылым"
"Чыгарсыңмы каршы алырга" ("Сарман вальсы")
"Синең хакта"
"Син сазыңны уйнадың"
"Әдрән диңгез"
"Сәрвиназ"
"Умырзая"
"Чулпан"
"Кышкы романс"
"Гел елмай"
"Эзләдем, бәгърем, сине"
"Әйдә, барыйк урманга"
"Идел буе каеннары"
-------------------------
Музыкальный ансамбль Ямми Мьюзик Бэнд под руководством Юрия Федорова представляет концерт-посвящение творчеству выдающегося советского и российского татарского певца, деятеля культуры, народного артиста РСФСР, народного артиста Татарской АССР, лауреата Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая Ильгама Шакирова. Это дань уважения артисту и его наследию, представленная в формате актуальной живой музыки.
Концерт сопровождается просветительской программой: перед выступлением и между произведениями ведущие концерта и солисты расскажут о жизненном пути Ильхама Шакирова, его роли в сохранении и развитии татарской музыкальной традиции, а также о том, как народные и авторские песни обретают новое звучание в современных аранжировках. Проект, признанный "Культурным событием года" в Республике Татарстан, представляет всеми любимые произведения в новых музыкальных интерпретациях.
В концерте участвуют солисты, лауреаты международных и всероссийских фестивалей-конкурсов Ильгиз Шайхразиев и Эльмира Калимуллина. Мероприятие направлено на популяризацию национального культурного наследия среди молодежной аудитории через синтез живой музыки и образовательного содержания.
В программе:
"Ак калфак"
"Керфекләрең синең нигә кара"
"Ай, былбылым"
"Чыгарсыңмы каршы алырга" ("Сарман вальсы")
"Синең хакта"
"Син сазыңны уйнадың"
"Әдрән диңгез"
"Сәрвиназ"
"Умырзая"
"Чулпан"
"Кышкы романс"
"Гел елмай"
"Эзләдем, бәгърем, сине"
"Әйдә, барыйк урманга"
"Идел буе каеннары"