Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең 25 еллык юбилей концерты ансамбль репертуарыннан театральләштерелгән тамашалар рәвешендә татар фольклоры нигезендә вокаль, хореографик һәм инструменталь концерт номерларыннан тора, шулай ук коллектив гастрольләрдә булган ил халыклары телендә әсәрләр башкарылачак. Һәр чыгыш югары профессиональ дәрәҗәдә камилләштерелгән. Концерт номерлары тере башкаруда тәкъдим ителә.
Программаны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов алып бара.
Киң җәмәгатьчелеккә "Онытырга мөмкин түгел" циклыннан коллективның барлыкка килү тарихы һәм иҗади юлы турында "Еллар, юллар, җырлар " китабы тәкъдим ителәчәк.
--------------------
25-летний Юбилейный концерт Государственного ансамбля фольклорной музыки Республики Татарстан состоит из вокальных, хореографических и инструментальных номеров на основе татарского фольклора в виде театрализованных представлений из репертуара ансамбля, также будут исполнятся произведения на языке народов стран, в которых гастролировал коллектив. Каждый номер отточен до высокой степени профессионализма. Концертные номера представляются в живом исполнении.
Фото
К сожалению, фотографий нет, но вы можете их добавить!