Спектакль "Пришлый"

10 июня, в 18:00
300 - 350 руб.
12+
как тут покупать

Доступны электронные билеты на сайте и билеты в , бронирование на данное мероприятие невозможно.

Спектакль на татарском языке.

Сөмбел Гаффарова

Режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев

Рәссам – Альберт Нестеров

Тимер пәрдә ачылганнан һәм СССР таркалганнан соң элекке автоном республикаларның халыклары тарихларының ак битләрен барлый башладылар. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарлар өчен иң үкенечле темаларның берсе - фашист Германиясе ягына чыгудан баш тарткан, Гитлер концлагерьлары газапларын кичергән, ә өченче рейх таркалганнан соң Сталин ГУЛАГы тоткыннарына әйләнгән әсир солдатлар һәм офицерлар язмышы. Аларның кайберләре илленче елларда азат ителү бәхетенә ирешсәләр дә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы статусын әле күптән түгел генә алдылар. Фашист лагерьларыннан да исән калып, янәдән кулга алынудан куркып, туган якларына кайтмый калучыларны язмыш дөнья буйлап таратты...

“Килмешәк” спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр-яңадан башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча “Җаным” дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк “килмешәк”, ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә...

Рольләрдә: Радик Бариев, Люция Хәмитова, Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров, Айгөл Абашева.

Актуальная Казань рекомендует

Оставить отзыв

Начните ваш отзыв с выставления оценки